Центральная библиотека

#МәшһүрТатарГалимнәре

 Галим китәр-сүзе калыр,йөргән җирендә эзе калыр,ди татар халык мәкале. Күренекле галим Вахит Хөҗҗәт улы Хаков исеме укучылар арасында бик еш телгә алына,хезмәтләре тел белеме өлкәсендә яңа фәнни эзләнүләр өчен нигез булып тора. Вахит Хаков-дөньякүләм танылган тел белгече,филология фәннәре докторы,Казан дәүләт университетының атказанган профессоры,Бөек Ватан сугышы ветераны,Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты,Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек  бөек шәхес.