"Халыкара өлкәннәр көне".

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә булган олы хөрмәтебезне,күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрне белдереп,районыбызның барлык китапханәчеләре исеменнән барчагызны Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез! Сезнең халкыбызга күрсәткән хезмәтләрегез,сабырлык,тиңсез батырлыкларыгыз алдында хөрмәт белән баш иябез.Безнең арада үзегезне бәхетле тоеп,әле озын-озак гомер итәргә,сәламәт булырга,күтәренкә кәефтә тормыштан ямь табып яшәргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын,имин,бәрәкәтле тормышлар Сезгә!