#ШәҗәрәЧалТарихкаТәрәзә
Шәҗәрә-ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бү сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә. Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу,нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билгеле булган. Төркиләрдә,гарәпләрдә,германнарда,урысларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар.