Центральная библиотека

#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

 Нәсимә Кавалиева белән "Маяк" газетасы бербөтен! 1977 елдан башлап ул үз гомерен әлеге редакция белән бәйли. 31 еллык "Маяк" чоры...."Ул чын талант иясе,үз эшенә бирелгән шәхес,Азнакайның патриот пәрвәре",- дип яза үзенең бер китабында күп еллар районыбызны җитәкләгән Әнәс Исхаков аның турында. Хәзерге вакытта да Нәсимә ханым редакция белән тыгыз бәйләнештә. "Маяк" газетасының ветераннар рәисе,район һәм шәһәр ветераннар советында 10 елдан артык чыгып килүче "Ветеран" газетасы мөхәррире,татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзасы ул.