#ИхИменамиНазваныУлицы

Валиев Маис Закуан улы(1941-1995). Азнакай район мәдәният йортында түгәрәк җитәкчесе, методист, халык театры режиссеры булып эшли. Спектакльләренең күбесе Бөтенроссия, Республика һәм район смотрлары лауреаты исеменә лаек була.1978 елда аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре"дигән исем бирелә. 1997 елда Колхозный урамына М.Валиев исеме бирелә.