#ИхИменамиНазваныУлицы

Азнакай шәһәре үзәгендәге иң күркәм урам Сөембикә исемен йөртә.Сөембикә-ислам тарихында ил белән идарә иткән тәүгә мөселман хатын-кызларының берсе.Шуңа күрә дә ханбикә исемен йөртүче әлеге урамда миллилек чалымнары ачык күренә. Шулай ук Сөембикә урамында газиз аналарны олылаган Ана һәйкәле,Татарстаныбыз гербындагы Ак Барс сыны,бәйрәмнәр уздыру өчен сәхнә, төрле ял итү урыннары бар.