"Нинди кошлар беләбез?"

1 нче апрель- кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә балалар өчен "Нинди кошлар беләбез?" дигән мәгълүмат сәгате узды. Рәсемгә карап кошны тану, кошлар турында табышмаклар әйтешү кебек биремнәр үтәлде. Балалар үзләре белгән кошлар турында сөйләделәр.