Балтачевская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423302,РТ, Азнакаевский район, с.Балтачево, ул.Молодежная, 1а

#80летиеПобеды

 Балтач авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл уздырылды. Якташыбыз генерал-майор Фатыйх Булатовның "Күчмә күргәзмәсе" һәм тормыш юлы белән язучы- тарихчы, Петр 1 фән һәм сәнгать академиясе хакыйккый әгъзасы Марсель Гарипов таныштырды, анын казанышлары турында мәгълүмат бирде. Чарада шулай ук Балтач авылында туган адмирал Нуретдинов Әнәс Кәшфи улы турында да энесе подполковник Хәкимов Илгиз Марлис улы чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә дин әһелләре, авылдашларыбыз, Чечня җирлегендә хәрби бурычын үтәгән Хәбипов Илгиз Ләбип улы катнаштылар. Очрашу бик җылы мөхиттә узды һәм бай эчтәлекле булды.