"Авыл тарихы"





Балтач турында китап чыгару буенча очрашулар дәвам итә. Чираттагы очрашу 8 март бәйрәме алдыннан булганлыктан, хатын- кызларны бәйрәм белән котлаудан башланды. Кайбер кунакларның милли киемнән,калфактан килүе ямь өстенә ямь булды. Чара азагында кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Борыңгы тукылган сөлгеләр, паласлар чиккән чигүләр үзе бер тарих.