"Муса Җәлил- герой шагыйрь"


Муса Җәлил- герой шагыйрь. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.