"Күңелдәге уйларым куен дәфтәремдә"


Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә "Күңелдәге уйларым куен дәфтәремдә" дигән очрашу узды. Авылыбызның каләм тибрәтергә яратучы шигырь сөючеләре үзләре иҗат иткән шигырьләре белән уртаклаштылар. Күрше Туйкә авылыннан килгән Фаяз абый да үзенең иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Тукай әсәрләрен дә укыдык, очрашу Туган тел җырын җырлау белән тәмамланды.