#УкытучыһәмОстазелы
Онлайн-мәгълүмат "Галия" мәдрәсәсе.
Ул Зыя- эш һәйкәле, йөзләр яшәсен шан илә
Дошман янсын, гүзәл эзләр ясасын "Галия".
Шәехзадә Бабич
Мәктәп-мәдрәсәләр тарихы күпкырлы мәдәниятебезнең саллы бер катламын тәшкил итә.Ләкин аны чагылдырган тарихи чыганаклар чәчелгән - сибелгән хәлдә, туплауны һәм өйрәнүне көтеп ята. 2023 елгы "Идел" журналының 5 нче санында, С. Рәхимовның "Галия" мәдрәсәсе турында язмасы урын алган. Язмада әлеге абруйлы мәдрәсә татарлар өчен генә түгел, ә бәлки илнең башка мөселман халыклары өчен дә белем-мәгърифәт, милли үзаң тәрбияли торган уку йорты булган. Уку йортының эшчәнлеге, тарихы бик бай һәм кызыклы,укыгыз,журнал китапханәдә бар.