"Сәхнә" журналына күзәтү.
"Сәхнә" журналының май санына онлайн-күзәтү. Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә 24 марттан 21 майга кадәр "Петр Сперанский. Татар театры "архитекторы " күргәзмәсе эшли. Биредә рәссамның сәхнә декорацияләренә эскизлары, спектакльләргә костюмнар, шәхси архивыннан истәлекле фотолар тәкъдим ителә. Шулай ук күргәзмәдә Сперанскийның Казан, Кырым, Кавказ күренешләре сурәтләнгән лирик пейзажлары һәм "Татар халык орнаменты" (1948,1953)җыентыгына кергән күпсанлы татар орнаменты үрнәкләре урын алган.