#Увойнынеженскоелицо

Минневалиева Миннекамал Минневали кызы 1925 елның 23 сентябрендә Балтач авылында туган. Авылдагы яшьтәшләре кебек, ул да туган колхозына көченнән килгәнчә ярдәм итә. Сугыш чорыннан башлап, пенсиягә киткәнче бригадада төрле эштә эшли. Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, юбилей медальләре белән бүләкләнә. "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. 30.06.2020 елда вафат була.