#Увойнынеженскоелицо

Гыйззәтуллина Шәмседоха Гыйззәт кызы 1931 нче елның 1 июнендә Балтач авылында туа.Сугыш башлангач, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына торып кала. Колхоз белән житәкчелек итү дә алар жилкәсенә төшә. Шәмседоха апа да зурлар белән бер рәттән колхоз кырларында эшли, башак җыя, печән әзерләшә. Соңрак, язгы-көзге кыр эшләре чорында тракторист ярдәмчесе дә булып эшләргә туры килә. Лаеклы ялга туктаганчы "Ленин юлы" колхозында фермада сыер сава. Аның хезмәте "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре, истәлекле бүләкләр белән бәяләнә. "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. 4.09.2016 елда вафат була.