“Сәламәт бул!”


7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне,шул уңайдан авыл китапханәсендә “Сәламәт бул!” дигән исем астында белгеч сәгате үзды. Китапханәче Әхмәтшина Р.Р. “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән күргәзмә-өстәл оештырды һәм күзәтү ясады.Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен яктырткан китаплар белән дә таныштылар.Шулай ук ФАП фельдшеры Шәрифуллина Т.В. сәламәтлекне саклау турында чыгыш ясады,киңәшләрен бирде. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану режимы,физик күнегүләрнең сәламәтлеккә йогынтысы хакында сөйләде. Соңыннан,чараны йомгаклап фикерләр алыштылар.