#увойнынеженскоелицо

Гайнетдинова Фагыйлә Солтан кызы 1930нчы елның 8 сентябрендә Балтач авылында туган. Ул Балтач башлангыч һәм Туйкә жидееллык мәктәпләрен тәмамлый. Сугыш чоры вакытында, җиңүне якынайту өчен, зурлар белән рәттән, колхоз кырында көн-төн эшләп, үзенең зур көчен куя. Соңыннан, хезмәт юлын күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып дәвам итә һәм шунда лаеклы ялга киткәнче эшли. Хезмәт ветераны, "Ана даны" медале, күп кенә Мактау грамоталары иясе. 2017 нче елның 2 сентябрендә вафат була. Балтач авылында җирләнә. Авылыбызның хөрмәткә лаек тыл ветераны авылдашлары хәтерендә мәңге сакланыр.