"8 март-Халыкара хатын-кызлар көне"

“8 март- Халыкара хатын-кызлар көне” уңаеннан китапханәдә әдәби сәгать узды. Хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләр- З.Бохаров “Хатын-кыз”,Л.Садриева “Әнкәйләргә әйтер сүзләр күп тә”,К.Булатова “Без җаваплы” гүзәл затларга бәйрәм бүләге булып яңгырады. Бик тә эчтәлекле,матур шигырьләр кунакларның күңеленә хуш килде. Соңыннан “Китапларда- Хатын-кыз язмышлары...” исемле күргәзмә-өстәлгә күзәтү ясадым.Мәхәббәткә,сөю,назга,Хатын-кыз Һәрчак мохтаҗ.Тормыш матур,яшәү рәхәт,Җирдә хатын-кыз булгач...