Балтачевская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423302,РТ, Азнакаевский район, с.Балтачево, ул.Молодежная, 1а

"Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз!"

21февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан китапханәдә "Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз!" дип исемләнгән өстәл-күргәзмә төзелде. Китапханәгә башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырдым. Аларга туган телнең иң кадерле, иң бөек, иң матур, иң кирәкле тел булуы турында сөйләп үттем. Балалар үзләре дә туган тел турында шигырьләрне яттан сөйләделәр. Чараның максаты:туган телебезне үстерү, яшь буынга туган телгә мәхәббәт уяту.