“Музей-Хәтер почмагы”.


Музей-тәрбия учагы.Халкыбыз кадерләп саклаган рухи хәзинәбезне- йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне,милли традицияләребезне,халык авыз иҗатын яшь буынга тапшыруда музейларның роле бик зур.Музейдагы кайсы гына әйберне кулга алсаң да,аларда тарих чагыла.Музейлар аша кешеләрне тәрбияләү,аларның игътибарын шушы бәһасез байлыкларга юнәлтү,аларны саклау һәм баету кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.Балтач авыл мәдәният йортының зур залына музей урнашкан.Мәдәният хезмәткәрләре музейны яңа материаллар белән баетуда зур көч куялар.Музейга кергәч,күп кенә сорауларга җавап табып чыгасың.