#ТАССРның100еллыгы

1972-1976нчы елларда Балтач авыл китапханәсендә китапханәче булып Кадимова Тәслимә Сәмигулла кызы эшли.Ул эшләгән чорда китапханәдә төрле кызыклы чаралар-китап укучылар конференцияләре,әдәби кичәләр уза.1973-1976нчы елларда ул "Ленин юлы" колхозының комсомол оешмасы секретаре да була.Бүгенге көндә китапханәнең актив укучысы.