Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

«Туган җирем — илһам чишмәсе»

"Алтын еллар-Золотые годы" Татарстан Республикасы проекты кысаларында китапханәдә якташ шагыйрьләргә багышланган «Туган җирем — илһам чишмәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар авылыбыздан чыккан каләм ияләре Нур Әхмәдиев хэм Флюра Гыйззәтуллина иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар. Хәзерге көндә авылыбызда яшәп иҗат итүче Миңнегөл апа Ханипова үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды. Әдәби сәгать Азнакай районыннан чыккан шагыйрь хәм язучыларның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды.