Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

"Махсус хәрби операцияда катнашучыларга"

Азнакай районыннан һәрдаим махсус хәрби операцияда катнашучыларга җылы йон оекбашлар, төрле кирәк-ярак, киемнәр һәм азык-төлек тупланып озатып барыла. Райондашлар әлеге патриотик эштә актив катнаша. Әлеге изге гамәлдән Әсәй авылы халкы да читтә калмый.  Күптән түгел авылыбыз китапханәсендә хәрбиләргә җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйләү оештырылды. Әлеге чарада авылыбызның "Остазбикә" клубында катнашучы алтын куллы хуҗабикәләре җыелды. Әлеге оста куллы хатын-кызларыбыз оекбашларны бәйләүне хәрбиләребезгә ярдәм итә алуларына сөенеп, чын күңел биреп башкардылар, чөнки хәрбиләргә кечкенә генә ярдәм дә зур рухи көчкә ия.  Шулай ук, алар тарафыннан хәрбиләребезгә хат язу да оештырылды. Беребез өчен дә сер түгел, туган якларыннан килгән һәр хәбәр махсус хәрби операцияда катнашучыларыбызның рухын күтәрә, көч бирә һәм яңа батырлыкларга рухландырып тора.