Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

«Туфан Миннуллин иҗаты»

Әсәй авыл китапханәсендә күренекле язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Туфан Миннуллин иҗаты» дип исемләнгән әңгәмә узды.Катнашучылар язучының тормышы һәм иҗатының төп этаплары турында, аның бүгенге көнгә кадәр актуаль булып калган тирән идеяләре турында фикер алыштылар. Чара барышында Миңнуллинның танылган әсәрләреннән өзекләр, шулай ук аңа һәм аның иҗатына якын кешеләрнең истәлекләре яңгырады.