“Тынычлык күгәрчене”

Азнакай районы Әсәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучы, бу көннәрдә туган авылында кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Кашапов Сирен Мирмәгъcүм улы һәм аның әнисе Рәмзия апа белән очрашу кичәсе оештырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар безнең Ватаныбызның иң яхшы уллары. Бүген хәрбиләр, гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватанны, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, илебезнең киләчәген яклыйлар. Алар — чын геройлар, батыр кешеләр. Алар — яшьләр өчен үрнәк. Алар ярдәмендә без куркынычсызлыкта һәм тыныч яшибез. Кичә барышында авылдашыбыз махсус операциянең мөһим әһәмияте, мондый хезмәтнең дөньяны кабул итүне ничек үзгәртүе, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде, хәрби әзерлек чоры турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Әңгәмә барышында катнашучылар солдатларның хәлләре турында, хәрбиләрнең көнкүреш шартларына кагылышлы сораулар бирделәр. Әлеге чарада катнашкан авыл җирлеге башлыгы Дәминова Гөлназ Зафир кызы үзенең чыгышында мондый чараны уздыруның мөһимлеген ассызыклап, әлеге очрашуның үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә һәм Ватанны саклаучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ярдәм итүен билгеләде, егетләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде. Рәмзия апа рәхмәт сүзләре җиткереп, барлык әниләрнең дә уллары исән-сау кайтып, матур, тыныч тормышта яшәүләрен теләде. Шулай ук, кичәдә катнашучылар Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәрелүче Бөтенроссия “Тынычлык күгәрчене” (“Голубь мира”) акциясы кыслаларында ветераннарга, сугышчыларга үзләренең теләкләрен яздылар. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды.