"Тукай - шигърият чишмәсе"

Китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Тукай - шигърият чишмәсе" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар китапханәче белән берлектә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укыдылар, шулай ук, балаларга багышланып язылган шигырьләре буенча рәсемнәр ясадылар. Әсәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Чулпан" балалар бакчасында тәрбяләнүче балаларга Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте буенча куелган курчак театрын тәкъдим иттеләр. Әдәби сәгать "Туган телем - Тукай теле" китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды.