"Гыйлем кояштан яктырак"

Күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга карата 14 февраль көнне укучылар белән "Гыйлем кояштан яктырак" дигән әдәби сәгать үтте. Укучылар язучының ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм бүтән фәнни юнәлешләр буенча кырыклап китап бастыруы һәм иҗаты белән таныштылар.