Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

"Халкыбызның кадерле шәхесе"

Китапханәдә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Камал театрының артисты Әзһәр Шакировның иҗатына багышланган "Халкыбызның кадерле шәхесе" исемле әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар артистның балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштылар. Әзһәр Шакиров турында китаптан өзекләр укылды.