"Солдат сугышны сайламый"

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 36 ел тулу уңаеннан, Әсәй авыл китапханәсендә, Әфган сугышы ветераны белән "Солдат сугышны сайламый" исеме астында очрашу-тарихи сәгать үткәрелде. Хәлиткеч сугышларда катнашып, исән–сау туган авылына кайткан, әфган солдатының сөйләгәннәре балаларның күңелләрен тетрәндерде. Әфган сугышы турында видеороликны катнашучылар зур кызыксыну белән карадылар. Чара ветераннарыбызга багышланган китаплардан төзелгән "Көрәштә кабынган язмышлар" исемле күргәзмәгә күзәтү белән тәмамланды.