«Шигырьләрең, тиңсез батырлыгың Яши безнең йөрәк түрендә…»

Китапханәбездә герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигырьләрең, тиңсез батырлыгың Яши безнең йөрәк түрендә…» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясалды, укучылар тарафыннан әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Әдәби сәгать барышында укучылар шагыйрьнең китапларыннан төзелгән «Муса Җәлил – бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.