Асеевская сельская библиотека - филиал № 8

#Әдәбимарафон#ФәнисЯруллин

Ихсан аның иңенә кагылды. Тимерҗан, йодрыклары белән яшел үләнне төя-төя, өр-яңадан еларга тотынды:
- Әллә минем бәхетле буласым килми дисеңме? Син менә карга балаларын җәллисең, ә мине кем җәлли? Минем икешәр көн балык шулпасыннан башка нәрсә ашамаган чакларым бар. Синең менә мине җәлләп, йә дус итеп өйгә кергәнең бармы? Кайсыгызның минем хәлне белергә дип аяк басканы бар? Мин үзем урамга чыкмасам, сез бит минем исәнме-юкмы икәнемне дә белмисез. Их сез, әйбәт кешеләр! Әти-әни кочагында әйбәт булу җиңел ул.
122 нче бит.