#Әдәбимарафон
Көз әле алтынсу биләүдә-
Мин инде җәйләрне сагынам.
Сагышның мәйданы киңәя-
Офыклар киңәйгән чагында.
Соңгы кат сөенеп калыйм дип,
Каеннар таң белән торганнар.
Күңелгә көз моңын иңдереп,
Каңгылдый һавада торналар.
Яңгырый хушлашу авазы
Күкләрдән,таулардан-бар яктан;
...Йөрәгең өзелер бер мәлдә-
Агачтан өзелгән яфрактай.
Тик һаман кошларга ияреп
Талпына күңелем югары.
Бәхетнең үзенә илтә күк
Күктәге кошларның юллары.
#РазилВәлиев