"Зирәкләр бәйгесе"

Китапханәдә интеллектуаль уен узды, анда гаилә командалары - абыйлы-энеле Исхаковлар, абыйлы-энеле Габдрәшитовлар, апалы-сеңелле Тумановалар катнашты. Уен берничә турдан торды. Катлаулы сорауларга җавап биреп, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык конкурслар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар биремнәрне уңышлы үтәделәр.