Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

«Без террорга каршы»

 Китапханәдә башлангыч мәктәп укучылары белән «Без террорга каршы» дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында «террорчылык», «теракт», «экстремизм», «террорист» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт куркынычы килеп чыккан очракта һәм заложник итеп алу очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләнелде, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар.