"Шагыйрь Мөгамбәр Шәрифуллинның тууына 100 ел"

Март аенда авылыбызның күренекле кешесе, журналист, шагыйрь Мөгамбәр Шәрифуллинның тууына 100 ел тула. Ул күп еллар "Маяк" газетасында эшләде, шигырьләр иҗат итте. Гади, кешелекле остаз иде дип искә алалар аның турында хезмәттәшләре. Мөгамбәр абыйның зур хезмәте-ул Әлкәй авылының тарихын язган. Авыл кешеләре турында язган очеркларын кат-кат укысаң да туя торган түгел. Могамбәр Шәрифуллин үзе исән чагында кулъязмаларын,фотоларны китапханәгә бүләк итте. Бу экспонатлар белән китапханәдә танышырга мөмкин.