Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Гөл сибәм юлларыңа"

Авыл Мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Гөл сибәм юлларыңа" дип исемләнгән концерт-кичә булды. Концерт бары тик ир-егетләр көче белән әзерләнде. Алар гүзәл затларга искиткеч матур җырлар,шигырьләр,биюләр бүләк иттеләр. Бу көнне иң хөрмәтле аналар- махсус операциядә катнашучыларның әниләрен, солдатларга ярдәм йөзеннән сетка үрүчеләрне сәхнәдә котладык. Концертта катнашкан барлык егетләргә бик зур рәхмәт!