"Сәламәтлек-зур бәхет"

Китапханәдә "Сәламәтлек-зур бәхет" дигән әңгәмә үткәрелде. Сүз өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында барды: эш һәм ял итүнең оптималь режимы, баланслы туклану, җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәтчән активлык, зарарлы гадәтләрнең булмавы, шулай ук тормышка уңай караш. Фельдшерлар Ишморатова Г. һәм Низамова Г. сәламәт яшәү рәвеше һәм үз сәламәтлегеңне ничек саклап калу турында күп файдалы киңәшләр бирделәр.