Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Авыл яши - Деревня живёт"

Авыллар яшәсен, киләчәк яктырсын! "Авыл яши" проекты үз эшен дәвам итә! Бүген Актубә бистәсендә күчмә утырыш узды. Очрашу барышында авыл җирлегенең үсеше, яңа башлангычлар, яшәү сыйфатын яхшырту юллары турында җылы сөйләшүләр булды. "Авыл яши" проектының максаты – һәр авылны тормыш белән тулыландыру, яңа сулыш өрү, кешеләрнең тормыш-көнкүрешенә уңайлыклар тудыру.Һәр авыл кешесенең йөрәгендә яшәү дәрте сүнмәсен, яңа идеяләр тусын, һәм авыл чәчәк атсын!