"Туган йорт җылысы-әнидә"




Әниләр көнен бәйрәм итү-әниләребезгә ихлас рәхмәтебезне һәм аларның кайгыртулары, җылы һәм ярдәмчел булулары өчен тирән хөрмәтебезне күрсәтү өчен менә дигән сәбәп. Әниләр көненә әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә Махсус операциядә катнашучыларның әниләренә җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр башкаруындагы шигырьләр,җырлар,биюләр һәркемгә ошады.