Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Иң актив укучы"

Хаҗиев Алмас абый-китапханәбезнең иң актив укучыларыннан берсе. Ул шигырьләр дә яза. Сезгә аның шигырьләрен тәкъдим итәбез
Яшьти Индус хәзрәткә
(Әгер авылы хәзрәте)

 Әгер дигән бер авыл бар,
Ерак түгел Азнакай,
Финдус хәзрәт азан әйтә,
Мәчетендә балкый ай
 
Чатыр таудан искән җилләр
Һавасын сафландыра,
Тырыш халык ,күз тимәсен,
Күңелне шатландыра.
 
Бердәм халык Аллаһ йортын
Күз карасыдай саклый,
Хәер-савап булсын идиеп,
Иманлы йортка атлый.
 
Җомга көнне азан тавышы
Күңелләрне йомшарта,
Үткән-сүткән мөселманнар
Ул тавышка шакката.
 
Азан тавышы шифа бирә
Аңлаган һәр кешегә,
Рухы көчне өстәп торсын
Сау-сәламәт яшәргә.
 
Таң атуга көн тугач та,
Һәр иртәдә яңалык-
Мөселманнар килә йортка
Кулларында намазлык.
 
Намаз уку фарыз диләр,
Дүрт саның төгәл чакта,
Газраил килеп тоткач,
Соң булыр еласак та.
 
Улым Фаизга 55 яшь!
Собханаллаһ,күз тимәсен!
 
Көзләр,кышлар уза
Яз җиткәнне сагынып көтәсең,
Еллар уза,ә син шул арада
Илле биш яшькә дә җиткәнсең.
 
Гомер уза,үзең сизмисең дә,
Игелекле булдың син улым,
Күз тимәсен олы ярдәмеңә,
Ышанычым минем, уң кулым.
 
Күз тимәсен яшәү гомереңә,
Ныклы сәламәтлек,акылга.
Рәхәт яшә алгы көннәреңдә
Борылып карамыйча артыңа.
 
Сез балалар,әлдә сез булгансыз
Яшәү сукмагының олы терәге,
Кызлар доктор,улым йортлар салыр
Дигән сүзләр- әбиеңнең изге теләге.
 
Бер әбиең сине бүләк итте-
Безнең өчен олы тантана,
Бер әбиең сиңа исем бирде,
Шуңа безнең күңел шатлана.
 
Әби-бабай,әти-әни назын
Алгансыңдыр,сакла,югалтма!
Назларыңны өләшәсең икән,
Туганнарыңны да онытма!
 
Без бәхетле бүген барыбыз да,
Яшәгәнгә рәхәт,гөрләшеп.
Бездән теләк-биргән гомереңдә
Татулыкта яшә берләшеп.
 
Тату булып,тыныч яши белсәң,
Барлык туганнар да яратыр,
Килеп чыкса әгәр кыенлыклар,
Туганнарың бердәм,таратыр
 
Якын итеп кенә түгел,ә яратып
Җыелдык без бүген табынга
Безнең теләк бүген барыбыздан-
Күрешергә тагын-тагын да!