Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Иң өлкән китап укучы"

Заһитов Фоат абый китапханәнең иң өлкән китап укучысы."Шәһри Казан" газетасында китап уку турындагы фикерен укыгыз әле! "Китапханәдә мин укымаган бер генә китап та калмады. Урамга чыккач, күрше балаларын яныма җыям да, үзем укыган китапларны сөйлим. Сугышта булдыңмы, диләр берсендә. Әй, булмаган кая дидем дә, киттем үзем укыган әсәрләрдәге хәлләрне сөйләп. Телем бай! Земфира капка ярыгыннан исе китеп тыңлап тора икән. Әй, әти, ди. Мәйтәм, күрдеңме китап укуның хикмәтен, китап – байлык ул, һәр сорауга вакытында җавап бирә беләсең. Мин чыкканны күрсәләр, балалар ук шикелле йөгерешеп киләләр. Хуҗа Насретдин кебек, көн дә бер әкият сөйләп кереп китәм. Әле тагын спорт каналын карарга яратам, һәр боксчыны таныйм, исемнәрен әйтеп бирәм дә, оныкларның исе китә. Каян беләсең, диләр. Белмәскә, заман белән бергә атлыйм бит мин! – ди елмая Фоат ага."