Ватан сакчысы булу-зур горурлык!

Ватан сакчысы булу-зур горурлык! Ватанны саклаучы булу хәрби форма кию генә түгел, ә җаваплылык, ныклык һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булуыңны күрсәтү. Бүген безнең егетләр һәм кызлар шундый кеше белән очраштылар. Безнең авылдашыбыз Тихонов Алик Персия култыгында, Чечняда тынычлык урнаштыручы сыйфатында хәрби операцияләрдә катнашты. Бүген дә ул СВОга гуманитар ярдәмне озата бара. Балалар Алик Демьян улының чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Ул-Ватанга лаеклы хезмәт итү үрнәге.