Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Хәтер сәгате"

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә Россиянең төрле нокталарында булган башка терактларның да корбаннарын искә алалар: 1995 елда Буденновск халкын тоткынлыкка алу, 1999 елда Владикавказдагы үзәк базарда шартлау, 2002 елда Дубровкадагы теракт, 2004 елда Ростов һәм Тула өлкәләре өстендә самолетлар шартлау һәм башка фаҗигаләр. Китапханәдә Хәтер сәгате үткәрдек.Балаларга террорчылык корбаннары турында сөйләдек, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттык.