"Без табигать баласы"

Экологик белемнәр көндәлек тормышка аңлы якын килүне формалаштырырга ярдәм итә. Балачактан ук барлык тереклеккә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим. Бүген чишмә янында балалар белән "Без табигать баласы" дигән мәгълүмат сәгате үткәрдек. Анда җирлек башлыгы Зиннурова С.З. да катнашты. Табигатьне саклауның,су ресурсларының чисталыгының мөһимлеге турында сөйләдек. Балалар сулыкны чүп-чардан чистарттылар.