"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре-һәр бала өчен мөһим мәгълүмат. Җәй көне бу тема аеруча актуаль. Шуңа күрә балалар белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" уенын уздырдык. Балалар уен рәвешендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр,шәһәр һәм авыл урамнарында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен төшенделәр.