Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Бала күңелле язучы"

Резеда Вәлиева 1930нчы елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыргы районы Дүшәмбикә авылында туган. Әти – әнисе укытучылар. Кечкенәдән күп укырга ярата. Казан дәүләт университетында укый. 34 ел Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә эшли. Р. Вәлиева Казанда яши. Р. Вәлиева – балалар язучысы. Ул шигырьләр, әкиятләрдән торган 40тан артык китап авторы. Р.Вәлиева – тәрҗемәче дә. Безнең китапханәдә аның дистәдән артык китабы бар.