Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Гыймаевлар Ватанга хезмәттә"

 Авылыбыз хәзрәте Гыймаев Радик абыйның нәсел шәҗәрәсендә хәрби хезмәт аерым урын алып тора.1905 елгы рус-япон сугышында катнашкан Шәрәфетдин бабайдан башлап биш буын һәрберсе Ватанны саклауга өлеш керткән. Алар арасында Сталинград сугышында катнашкан Мөсәгыйрь абый, хәрби корреспондент Кашапова Хөршисара апа, ("Трактор" (Маяк) газетасы редакторы) Чечен сугышында катнашкан Альберт ("За отвагу", "Кутузов" медальләре белән бүләкләнгән") һ.б. бар. Батырлык сәгатендә балаларга шушы турыда тарихи истәлекләр сөйләдек.