Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Тарихи Т-34 танкы"

Тарихта тиңе булмаган Сталинград бәрелешендә җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бу уңайдан китапханәдә тарихи Т-34 танкы турында күргәзмә ачылды. Бу күргәзмә малайларга да, бабайларга да кызыклы. Сез танкның төзелеше белән генә түгел, Бөек Ватан сугышы тарихының бик күп билгеле булмаган битләре белән танышырсыз. Барлык материалларны китапханәгә укучыбыз Руслан Фарукшин бүләк итте, бик зур рәхмәт!