"Сугыш мәңгелек яра..."



Әгерҗе авылы китапханәсендә авылыбызның Ак әбиләре, сугыш чоры балалары Роза Сибиева һәм Фәйрүзә Харисова белән бик истәлекле һәм җылы очрашу узды. Авылыбызның ветераннар советы рәисе Альбина Калимулла кызы, авылыбызның тарихы чагылдырылган истәлекле альбомнар белән таныштырды. Истәлекле вакыйга, Муса Җәлилнең 120 еллыгын искә алып, Нигмәтзянова Әлфия Газиз кызы һәм Хөснуллина Айгөл Миннезаhир кызы Муса Җәлилнең шигырьләрен укып китте. Очрашу барыбызның да күңелләрдә җылылык калдырды.