«Сәләмәт тәндә сәләмәт рух»




Бүген без китапхәнәдә «Сәләмәт тәндә сәләмәт рух» дигән чара уздырдык. Очрашуыбызга үзләренең бай киңәшләре белән авылыбызның мәртәбәле апаларыбыз килде. Берсеннән берсе файдалы киңәшләр яңгырады. Ул киңәшләрне күңел түрләренә салып, кайберсен ясапта карадык. Чараның азыгында нәтиҗә ясалды, сәләмәт яшәү күп очракта үзебездән тора икән. Моның өчен иренмичә табигәтебездә үскән дару үләннәрен кулланып, тиешенчә хәрәкәттә яшәү бик ярдәм итә дигән фикергә килдек.